Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Парацетамолның көтелмәгән үзлекләрен ачыклаганнар

Аны АКШ галимнәре ачыклаган

Огайо штаты университеты галимнәре парацетамол даруы организмга көтелмәгән куркыныч китереп чыгарырга сәләтле дигән нәтиҗәгә килделәр. Тикшерү нәтиҗәләре Social Cognitive and Affective Neuroscience журналында басылып чыккан, дип яза http://Газета.ру

Экспериментта 500дән артык ирекле кеше катнашкан. Аларның бер өлеше 1000 мг парацетамол, бер өлеше плацебо алган. Шуннан соң галимнәр аларга шар кабартырга кушканнар, моның өчен акча вәгъдә иткәннәр. Шар зуррак кабарса, катнашучы зур суммада акча алды. Әмма шар шартласа, ул берни дә алмаган.

Парацетамол кулланучылар тәвәккәллерәк тә һәм шарны көчлерәк кабартырга да әзер булганнар. Нәтиҗәдә, бу төркемдәгеләрнең шарлары плацебоныкыннан күбрәк тә булган. Сыналган кешеләр үзләре дә парацетамолны кабул иткәч курку хисенең юкка чыгуын әйтәләр.

Тикшеренүчеләргә нәтиҗәнең сәбәпләре әлегә аңлашылмый - бәлки парацетамол ничектер курку хисен киметә, дип фаразлый галимнәр.

Мәгълүмат  chelny-izvest.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев