Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова вафат

Татар дәүләт опера һәм балет театрында озак еллар солист булып эшләгән җырчыны Әтнә районы Югары Көек авылында җирләгәннәр.

ТАССРның атказанган артисты, педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова җиденче гыйнварда вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчының ВКонтактедагы рәсми төркеме администраторы Рамил Гайнуллин хәбәр итте. 

«Хәдичә Гыйниятова Әтнә районы Югары Көек авылында җирләнде. Вафаты турында Хәдичә ханымның туганы хәбәр итте», — диде ул.

Хәдичә Гыйниятованың вафаты турында хәбәрне Казан дәүләт консерваториясе профессоры, җырчы Зилә Сөнгатуллина да раслады. «Кайгылы хәбәрне кичә кичке унбердә генә белдем. Консерваториядә ул килешү буенча ике генә укучы белән эшләде. Егерме елдан артык Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солист булды», — дип сөйләде ул. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-01-2021/pedagog-m-yrchy-h-dich-gyyniyatova-vafat-5798013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев