Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсионерлар өчен онлайн акча күчерү күләмен чикләргә тәкъдим ителде

Бу пенсионерларның акчасын мошенниклардан саклау өчен эшләнелә.

«Куркынычсызлык өчен» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Курдесов пенсионерлар өчен банк карталарыннан көндәлек онлайн акча күчерү күләмен чикләргә тәкъдим итте. Бу турыда RT сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Оешма Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинага хат юллаган. Анда Дмитрий Курдесов пенсионерларның еш кына телефон мошенниклары корбаны булуына игътибарны юнәлткән.

Мошенниклар телефоннан сөйләшкәндә өлкән яшьтәге кешеләрдән банк карталары мәгълүматын алуга ирешә һәм аларны башка счетка акча күчерергә мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә ул пенсионерларның банк счетыннан онлайн рәвештә 10 мең сум гына күчерү лимитын куярга тәкъдим итте.

Дмитрий Курдесов сүзләренчә, бу дистанцион рәвештә бер вакытта зур суммада акча күчерү мөмкинлеген чикли. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/04-11-2020/pensionerlar-chen-onlayn-akcha-k-cher-k-l-men-chikl-rg-t-k-dim-itelde-5783412

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев