Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсия билгеләнмәсә – нишләргә?

Пенсия яшенә җитеп тә, пенсия билгеләнмәскә мөмкин.

Карарны Пенсия фонды кабул итә. Сез пенсия билгеләүдән баш тарту турындагы карар белән килешмәсәгез, аңа карата судка кадәрге тәртиптә шикаять бирә аласыз. Бу югарыдагы вазыйфаи затка яки ПФның югары органына шикаять яки район судына дәгъва гаризасы биреп башкарыла.

Судка дәгъва гаризасын бирү тәртибе һәм сроклары нинди соң?

Законнарда пенсия билгеләү яки аны билгеләүдән баш тарту турында Россия Пенсия фонды карарларына карата дәгъва белдерүнең махсус вакыты юк. Дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итүнең гомуми вакыты өч ел тәшкил итә. Кагыйдә буларак, ул ПФ карарының эчтәлеге турында белгән яки белергә тиеш булган көннән исәпләнә. Гариза бирүченең теләге буенча, дәгъва белән Казан шәһәренең Вахитов районы, Пушкин урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегенә, клиентлар хезмәтенең урнашу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гариза һәм документларны судның рәсми сайтына да электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Дәгъва гаризасын закон таләпләренә туры китереп рәсмиләштерергә кирәк. Аерым алганда, дәгъва гаризасында түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш: яшәү урыны, теләк буенча контакт телефоны һәм электрон почта адресы, җавап бирүче турында белешмәләр: ПФ исеме һәм адресы, гариза бирүченең таләпләрен, шартларын бозу турында мәгълүмат, әлеге шартларны раслый торган документлар.

Дәгъва гаризасына гариза бирүче үз таләбенә нигез салган шартларны раслаучы документларны, гариза бирү турында белешмә яки аңа кушып бирелгән документлар күчермәләре, дәүләт пошлинасы түләүне яки аның буенча ташламалар алу хокукын раслаучы документ, дәүләт пошлинасы күләмен киметү яки аны түләүдән азат итү турында үтенечнамәне теркәргә кирәк. Гомуми кагыйдә буенча суд эшне судка гариза кергән көннән ике ай үткәнче карый һәм хәл итә. Суд карары, шикаять белдерелмәгән булса, чыгарылган көннән бер ай узгач, законлы көченә керә.

Әтнә район суды матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев