Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсия фондына күчерелгән пособиеләрне түләү тәртибе

Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә.

Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.

Беренче түләүләрне татарстанлылар 17 гыйнварда алды. Стандарт түләү графигы буенча февральдә бирелә торган гыйнвар ае пособиеләре вакытыннан алда түләнде.

Февральдә пособиеләр гыйнвар аенда түләүләр рәсмиләштергән гражданнарга гына бирелә. Марттан башлап акча күчерү стандарт график буенча һәр айның 3 числосында алдагы ай өчен башкарыла.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, элек билгеләнгән пособиеләрне гражданнар элеккеге режимда һәм моңа кадәр күрсәтелгән реквизитлар буенча алачак. Яңадан рәсмиләштерү яки түләүне озайту өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләүләр алу хокукы 2022 елда гына барлыкка килгән булса, гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Социаль яклау органнарыннан күчкән түләүләрне билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8-800-600-0000 телефоны аша (шалтырату бушлай) алырга мөмкин.

2022 елның 1 гыйнварыннан Пенсия фондына күчерелгән социаль ярдәм чараларыннан халыкның төрле категорияләре файдалана. Мәсәлән, балалары булган эшләмәүче гражданнар. Ата-аналар өчен йөклелек, бала туу яки баланы уллыкка алу, шулай ук балаларны карау буенча түләүләрне үз эченә алган айлык һәм бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түләү каралган.

Һәлак булган хәрбиләрнең һәм көч структуралары хезмәткәрләренең гаиләләренә пособиеләр һәм компенсацияләр- түләүләрнең аерым төркеменә

керә. Мәсәлән, коммуналь түләүләргә чыгымнарны компенсацияләү, шәхси йортны төзекләндерүгә яисә баланың җәйге савыктыру ялынатүләүләр –шундыйлардан.

Чернобыль атом электростанциясендәге аварияләр, "Маяк" берләшмәсе, Семипалатинск полигонындагы сынаулар һәм башка шундый вакыйгаларга бәйле радиациядән зарар күрүчеләргә дә социаль ярдәм чаралары каралган.

Транспортлары булган инвалидларга ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең өлешчә компенсациясе кире кайтарыла.

Сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга акчалата компенсацияләрнең кайбер төрләре дә Пенсия фонды аша билгеләнә.

Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәкнең - 8 800 6-000-000 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев