Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсияне 8,6 процентка индексацияләү турындагы төзәтмәләр гыйнварда кабул ителәчәк

Индексациядән соң пенсиянең уртача күләме 18 984 сум тәшкил итәчәк.

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасы 1 гыйнвардан пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы төзәтмәләрне Дәүләт Думасына кертте. Документ Дәүләт Думасының электрон мәгълүматлар базасында чыккан.

Парламентның түбән палатасының беренче вице-спикеры Александр Жуков ачыклык керткәнчә, 2022 елда пенсияләрне индексацияләү турында төзәтмәләр проектын гыйнварга азагына кадәр кабул итәргә планлаштыралар. Дәүләт Думасы документны икенче һәм өченче укылышта ук карарга мөмкин. Жуков сүзләренчә, 2022 елгы индексациядән соң пенсиянең уртача күләме 18 984 сум тәшкил итәчәк.

Узган елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 5,9 процентка артты. Икътисади үсеш министрлыгы узган ел инфляцияне 5,8 процент дип фаразлаган иде, әмма ул 8,4 процент тәшкил итте. 2022-2024 еллар план чорына министрлык фаразына нигезләнеп бюджет кабул ителгән иде.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак итеп (8,6 процент) индексацияләргә тәкъдим итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/18-01-2022/pensiyane-8-6-protsentka-indeksatsiyal-turyndagy-t-z-tm-l-r-gyynvarda-kabul-itel-ch-k-5847406

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев