Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пермьдәге атышта зыян күрүчеләр саны 43кә җитте

Атышны оештырган кеше генә авыр хәлдә ята.

Пермь университетындагы атышта зыян күргән кешеләрнең саны 43кә җитте. Атышны оештырган кеше генә авыр хәлдә ята: аның балтырына ампутация ясаганнар.

«Бүгенге көндә зыян күргән 43 кеше бар. Алар арасыннан 12 кеше Пермь шәһәренең өч стационарында ята. Атышны оештырган кеше генә авыр хәлдә, кичә кич аның балтырына ампутация ясадылар. Хәле тотрыксыз, авыр. Калган 11 пациент канәгатьләнерлек хәлдә, шулай ук амбулатор дәвалануда булган кешеләр дә канәгатьләнерлек хәлдә», - дип белдерде Пермь краеның сәламәтлек саклау министры Анастасия Крутень.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр саны арту, кешеләрнең бу хәлләрдән соң гына медицина ярдәменә мөрәҗәгать итүләренә бәйле. Кагыйдә буларак, бу стационар дәвалау таләп итми торган җитди булмаган яраланулар.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-09-2021/permd-ge-atyshta-zyyan-k-r-chel-r-sany-43k-itte-5838657

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев