Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пиротехника белән сак булыгыз!

Тиздән яңа ел бәйрәмнәре килеп җитә һәм бу вакытта пиротехник эшләнмәләр бик актив кулланыла.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге сезгә пиротехника белән эш иткәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне исегезгә төшереп үтә. Кибет һәм базарларда шартлаткыч уенчыклар сатыла башлады: салютлар, питардалар, хлопушкалар һәм башкалар. Бу товарларны сатучыга да, сатып алучыга да билгеле кагыйдәләр бар: товарның сертификаты булырга һәм махсус тимер коробкаларда сакланырга тиеш; сату мәйданнары бүленгән һәм т сүндергечләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш; 16 яше тулмаган балаларга бу төр товарларны сату катгый тыела. Инде пиротехник эшләнмәне сатып алган очракта, куллану инструкциясен укырга онытмагыз. Пиротехник эшләнмәне бина эчендә кулланырга, утка ыргытырга, кабызган килеш кулда тотып торырга, тәмәке кабызырга ярамый. Кабызылган петардаларны кешеләр, хайваннар ягына ыргытмаска. Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне электр плитәләренә, җылыту батареяләренә куеп киптерү тыела.

Янгын вакытында “01”, “112”, Әтнә янгын сүндерү часте 2-20-01 номерлары аша хәбәр итәргә. Илгизәр Исмәгыйлов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев