Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пленар утырыш узды

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы булды. 

Съездның пленар утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татарларның милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмаларның этномәдәни белем бирүне саклау һәм өйрәнү буенча уртак эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу булып узды. 
 Съезд эшендә район мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Ф. Мөхәммәтгалиева, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты М. Н. Гарипова, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Г.Ф Галиева, Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе директоры А. Г. Җәләлиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев