Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Почтальон хезмәте: эше – күп, акчасы – юк

Дөрестән дә, хат ташучының дәрәҗәсе шактый ук түбән тәгәрәде, моннан, беренче чиратта, вакытлы матбугат зыян күрде.

Күәм авылының почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Айсылу Галимуллина: «Халыкны “Әтнә таңы” газетасына яздыру планын һәрвакыт үтәп киләбез», – дип, елмаеп каршы алды.

Җитәкченең елмаерлыгы бар – элек­электән почтальоннар тырыш, бердәм, җитәкчеләре сүзе белән әйтсәк, ышанычлы булды, ә безнең өчен иң мөһиме, вакытлы матбугатны халыкка вакытында илтеп тапшыруы белән аерылып торды бу бүлек. Хәер, өзеклек кертмәгән почта бүлекләре тагын да бар. Ә монда халыкны матбугатка яздыру планы һәрвакыт үтәлеп килә. Шулай да проблемалар да бик күп. “Күәмнең “Иске авыл” өлешендә тиздән почтальон гомумән калмас, мөгаен. Ә югары җитәкчеләр боерыгы нигезендә, эштән китүче урынына икенче кешене алырга ярамый”, – дип гаҗизләнәләр. Күәм авылы ике участоктан, ягъни, ике почтальоннан тора һәм иң кызыгы шул – бер участокта эшләүче почтальонга эштән китүченекен өләшергә рөхсәт юк. Чөнки, штат юк! Ничек кенә сәер тоелмасын, нәкъ шулай! Моны ничек аңлатырга була, ни өчен алай эшләнә икән бу? Шундый шартларда да эшләгән почтальонга рәхмәттән башка сүз юк! Нәкъ теге мәзәктәгечә бу: “Акчаларын киметеп тә карадык, барыбер эшкә киләләр. Бәлки, эшкә килүне түләүле итәргәдер?” – дип әйткән бит бер түрә... Почтаны ясалма бетерүгә охшаган бу.

Почтальоннар белән бергә бу хезмәтнең кыенлыгы хакында сөйләштек.

– Халыкның газетаны яздырып аласы, укыйсы килә. Район яңалыгы бит ул. Почтаны бетерерлек сәбәп юк, – ди почтальон Гөлия Хәбибуллина.

Бу хезмәтне инде 16 ел башкара ул.

– Почтальон хезмәтен 35нче елымны башкарам, – ди Әйшияз, Каенсар һәм Казак Үртәме авыллары почтальоны Гөлназ Таһирова.

– Минем проблемам бер генә – юл өзелеп, Казак Үртәменә почта илтеп булмый. Ә бит анда да даими рәвештә 15 хуҗалык газета­журнал алдыра. Арадан 9 кеше “Әтнә таңы”на языла.

– Ә мин эшли башлаганга 12 ел булды. Төрлесен күрдем, кичердем. Моңарчы булган проблема – күмәк хуҗалыкның вакытында хезмәт хакы бирмәве белән бәйле булды. Шуңа күрә газетага да язылмадылар, – ди Дусым һәм Җилгелде авыллары почтальоны Рәзинә Әхмәдуллина.

– Минем дә монда эшләвемә елдан артты инде, – ди җитәкчеләре. – Шушы почтальон кызларга бик рәхмәтле мин. Эшли башлаганда күп нәрсәне белми идем. Ярдәм иттеләр.

– Баштарак газетаның электрон вариантына гына язылып калучылар шактый булды. Соңрак, күбесе, газетаның кәгазь вариантына әйләнеп кайттылар, – дип тә өсти.

– Штат бетерүгә әйләнеп кайтсак, без барыбер дә халыкка хат өләшергә риза булыр идек, әгәр кайбер җирдәгечә өстәмә түләсәләр, – ди җитәкче.

Инде штатны бетермичә, саклап калыр өчен тиешле гариза һәм документларны үзәккә – Сабага илтеп тапшырган Айсылу Галимуллина. Хәзер нәтиҗәне көтәләр.

– Әгәр бу штат сакланса, алай ук авыр булмас иде, – диләр.

«Әтнә таңы»на язылырга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев