Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Правага имтихан кабул итүчеләргә карата яңа таләпләр барлыкка киләчәк

Команда бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк, имтихан тапшыру вакытын үтәү һәм расланган юллар һәм урамнар буенча хәрәкәт итүне сайлау пунктлары барлыкка киләчәк.

Россиядә машина йөртү таныклыгын алуга практик имтихан кабул итүчеләр өчен яңа таләпләр барлыкка киләчәк. Имтихан тапшыру буенча яңа регламентны эшләү белән Россия Эчке эшләр министрлыгы шөгыльләнә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Проектта командалар бирү, имтихан үткәрү вакытын үтәү һәм расланган юллар һәм урамнар чикләрендә хәрәкәтне сайлау өлешендә имтихан кабул итүчегә өстәмә таләпләр каралган», -дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Билгеле булганча, яңа кагыйдәләр буенча биремне үтәр алдыннан имтихан алучы машинаны двигателен җылытырга, коробка рычагын нейтраль торышка куярга, шулай ук тукталыш тормозын һәм аудио- һәм видеорегистраторны кушарга тиеш булачак.

Министрлыкта хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта проект башка ведомстволар белән килешенә.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңа регламент буенча машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханга 16 яшьтән кертүне планлаштыралар. Балигъ булмаганнарга имтихан узу өчен әти-әниләренең яки опекуннарының язма рөхсәте кирәк булачак. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/18-12-2020/rossiyad-pravaga-imtihan-kabul-it-chel-rg-karata-ya-a-tal-pl-r-barlykka-kil-ch-k-5793654

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев