Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Президент сүзе килешкән: районнарда вакцинация ничек бара?

Татарстан районнарында коронавирустан ничек сакланалар? Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның район-шәһәр башлыкларына вакцинацияне җанландырырга дигән фәрманыннан нәтиҗәсе булганмы? Район җитәкчеләренең фикерләрен «Интертат» белеште.

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов сүзләренчә, Әтнәдә халыкның 12 процентына прививка ясалган. Бу ничә кеше, план буенча күпме тиеш иде — боларын район җитәкчесе сер итеп саклады. Бары тик халыкны ышандыру авыр булуын яшермәде. 

— Халыкка аңлату эшләре бара. Халыкка бертөрле аңлатабыз, Интернетта икенче мәгълүмат, Мәскәүдән башка төрле. Халыкны ничек ышандырып була соң? Без күп очракта «эшлә инде, нәтиҗәсе булыр» дип үгетлибез, ә моны нәрсә дип әйтеп була соң? Кырык төрле мәгълүмат. Аллаһка тапшырдык.

Мин авырттым, минем әле антитәнчекләр бар. Күрсәтербез без дә үрнәк. Башкарма комитеты җитәкчесе ясатты инде. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/06-05-2021/prezident-s-ze-kileshk-n-rayonnarda-vaktsinatsiya-nichek-bara-5822230

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев