Күңгәр укучылары “Тату сыйныф серләре” конкурсында призер булдылар
Күңгәр урта мәктәбе укытучылары, 10 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең ярымфиналында катнаштылар.
Бәйге Казан шәһәрендә узды. “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең ярымфиналында катнашып, Күңгәр урта мәктәбе укытучылары, 10 сыйныф укучылары һәм әтиәниләре призер булдылар. Мәктәп директоры Рафил Сибагатуллин, сыйныф җитәкчесе Рәмлә Шакирова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Конкурста катнашкан әтиәниләр комитеты вәкилләренә истәлек бүләге итеп портатив музыкаль колонка тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодцы!!! Татулыкта,бердәмлектә бөтен максатлар га ирешеп була, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.
0
0