Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Пробник» булмады... хокукларыбыз нинди?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь ин­спекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре район үзәгендәге сәүдә үзәгендә чираттагы кизү тору үткәрделәр.

Аларга азык-төлек булмаган товарны сату өлкәсенә кагылышлы сораулар бирелде.

Әйтик, бер сатып алучы:

– Хуш исле су сатып алырга теләгем бар иде, тик «пробник»­ лар булмады. Сатучы миңа «пробник»лар бирергә тиешме, яки бу мөһим түгелме?

Белгечләр тарафыннан түбәндәге эчтәлектәге җавап алынды: сатучының әлеге вазифасы РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карары белән беркетелгән. «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турындагы таләбкә кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары белән расланган.

Парфюмерия-косметика товарлары: ислемай, одеколон, хуш исле сулар, шулай ук башка парфюмерия продукциясе сатып алганда кулланучыга исләндерелгән лакмус кәгазьләре, җитештерүчеләр тарафыннан күрсәтелә торган товар үрнәкләре, шулай ук сатуда тәкъдим ителә торган товарларның башка үзенчәлекләре һәм характеристикалары белән танышу мөмкинлеге бирелергә тиеш (67 пункт).

Кызыксындырган сорауларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына 8(84366) 3-28-93 телефон номерына шалтыратып белешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев