Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Профилактик чаралар дәвам итә

Динар Биккинин, Яна Шашы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе

Торак  фондында  янгыннарны чыгуын  кисәтү максатында, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак боерыгы нигезендә “Торак 2020” күзәтчелек профилактик чаралар үткәрү дәвам итә.
Бу операция вакытында Яна Шашы авылында урнашкан янгынга каршы көрәшү аерымланган посты хезмәткәрләре  инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 11 аенда, хезмәткәрләр тарафыннан 1337 шәхси йортта, шул исәптән ялгыз торучылар, күп балалы гаиләләр яшәгән хуҗалыкларда аңлату эшләре алып барылды.  
Республика күләмендә көндәлек мәгълүматларны чагыштырып караганда, көн саен диярлек, янгыннарда һәлак булучылар бар. Сәбәбе, гадәттә, урын-җирдә тәмәке тарту, электр чыбыкларының кыска ялганышы, газ чыгып агуланулар һәм башкалар. Шуңа күрә   сак булырга, тө­зек булмаган приборлардан файдаланмас­ка киңәш ителә. Электр, газ приборларының төзеклеген һәрдаим күзәтеп торырга кирәк. Автомат саклагыч кына электр линиясендә кыска ялганыш яки кирәгеннән артык көчәнеш килгәндә электр утын өзеп куя ала. Бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырганда чыбыклар кирәгеннән артык җылынып, ахыр чиктә кыска ялганыш китереп чыгарырга мөмкин. Мунча, лапас, гараж һәм башка урыннардагы лампочкаларда плафон булырга тиеш, эш беткәч, төнгә аларны электр линиясеннән аерып кую зарури.
 Йортыбызда янгын булдырмый калу бары тик үзебездән тора. Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев