Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин ана капиталын Россия гражданнарына гына түләү турында законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин сабыйның тумыштан Россия гражданлыгы булган очракта гына һәм бала дөньяга килгән вакытта әти-әнисе Россия гражданнары булган очракта гына ана капиталын түләү турында законны имзалады. Әлеге документ хокукый актлар рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза РИА Новости.

Моңа кадәр законда мондый нюанслар искәртелмәгән иде.

Документ нигезендә, яңа төбәкләр — Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләргә ана капиталы, Россия гражданлыгын алу нигезенә һәм вакытына карамастан, түләнәчәк.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан закон үз көченә керә.

Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елдан гамәлдә. Аны торак шартларын яхшыртуга, балага белем бирүгә, инвалид балалар өчен социаль реабилитациягә түләүгә сарыф итәргә яки әни кешенең пенсиясе тупланма өлешенә яки өч яшькә кадәрге икенче балага айлык түләүләргә тотарга мөмкин.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 2024 елда ана капиталы беренче балага 631 мең сум һәм икенче балага 834 мең сум тәшкил итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев