Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин ата-анасы алимент түләмәгән балаларга ярдәм итәргә өндәде

Бу йөкләмә 2021 елның 1 августына кадәр үтәлергә тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин 1 августка кадәр хөкүмәткә  ата-анасы алимент түләмәгән балаларга адреслы ярдәм буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу турыда Кремль сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Алдан биргән йөкләмәләрне исәпкә алып, ата-анасы алимент түләмәгән балаларга адреслы ярдәм буенча тәкъдимнәр әзерләргә, шул ук вакытта алимент түләргә тиешле һәм тулы күләмдә түләмәгән кешеләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы чаралары сакланырга тиеш», диелгән хәбәрдә.

Бу йөкләмә 2021 елның 1 августына кадәр үтәлергә тиеш. Әлеге мәсьәлә буенча премьер-министр Михаил Мишустин җаваплы булачак.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/society/26-10-2020/putin-ata-anasy-aliment-t-l-m-g-n-balalarga-yard-m-it-rg-nd-de-5781399

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев