Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин белән туры элемтәгә 1 миллионнан артык сорау килгән

Вакцинация һәм коронавирус белән көрәш иң популяр темалар булып кала, дип күрсәтелә.

Гражданнар Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә 1 256 048 мөрәҗәгать юллаган.

«Известия» хәбәр итүенчә, мондый мәгълүматларны «Россия-24» телеканалы китерә. Китерелгән статистика нигезендә, 658 183 мөрәҗәгать call-үзәк аша килгән. Россиялеләр SMS яки MMS ярдәмендә — 331 070, программа сайты аша — 129 336, «Мәскәү — Путин» мобиль кушымтасы аша 103 972 сорау җибәргән. Социаль челтәр аша 33 487 мөрәҗәгать алынган.

Вакцинация һәм коронавирус белән көрәш иң популяр темалар булып кала, дип күрсәтелә. Президентның ил гражданнары белән турыдан-туры элемтәсе 30 июньдә узачак. Путин россиялеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Программа студиядә аудиториядән башка үткәреләчәк, Президент белән алып баручы була.

Эфир 12:00 сәгатьтә башлана һәм Россия телеканаллары һәм радиостанцияләре аша трансляцияләнәчәк. Президентка сорауны «Мәскәү — Путин» мобиль кушымтасы аша, шулай ук moskva-putinu.ru программа сайты аша, SMS-яки SMS-хәбәрләрне 0-40-40 номерына һәм 8 (800) 200-40-40 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Моннан тыш, текст һәм видесорауларны «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да җибәрергә мөмкин булачак. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-06-2021/putin-bel-n-tury-elemt-g-1-millionnan-artyk-sorau-kilg-n-5828598

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев