Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссиясеннән азат ителүен раслады

Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин барлык пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссияләрен түләүдән азат ителәчәген раслады. Бу хакта Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев белдерде, дип яза РИА Новости.

Элегрәк Дәүләт Думасы социаль ярдәмгә мохтаҗ физик затларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссияләрен гамәлдән чыгаручы закон кабул иткән иде. Аларның исемлеген Россия Хөкүмәте әзерләячәк. Закон 2024 елның 1 июленнән үз көченә керә.

«Ул (Путин – ред. иск.) мохтаҗларны торак-коммуналь хуҗалыгы комиссияләрен түләүдән азат итү турындагы карарыбызны хуплап кына калмады <...> , пенсионерлар да азат ителәчәк», — диде ул журналистларга.

Бу барлык пенсионерларга да кагыламы, дигән сорауга Исаев, моны Путин фракция җитәкчеләре белән очрашуда раслады, дип җавап бирде. «Аның (Путин — ред.иск.) әйтүенчә, әйе, хөкүмәт беренче чиратта мохтаҗларны күздә тота, әмма мин пенсионерлар дигәч, димәк, пенсионерлар», — дип өстәде Исаев.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #атня