Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пычрак, исерек, каешсызлар...

Гыйнварның 25-31енә кадәрге чорда 35 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде.

Бу хакта район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр. Шуларның җидесендә машина номеры пычрак булу сәбәпле җавапка тартылганнар. Моннан тыш, алты тапкыр куркынычсызлык каешын такмаганнар һәм техниканы тиеш булмаган урынга куючылар тоткарланган. Ә менә биш техника иясенең иминият полисы булмаган. Шулай ук исерек хәлдә руль артына утыру һәм вак юл һәлакәте буенча берәр очрак ачыкланган. Моннан тыш, штрафны вакытында түләмәү буенча бер очрак. «Штрафларыгызны вакытында түләгез», – дип кисәтә ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев. Кызганыч, урамны тиешле урында чыкмаган бер җәяүлене дә тоткарлаганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев