Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пәйгамбәр хөрмәтенә исем кушучыларга 100 мең сум бирәләр

29 октябрьдә дөньяга килгән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр, аның гаилә әгъзалары, хатыннары һәм көрәштәшләре исеме кушылган балаларны төбәк иҗтимагый фонды бүләкли.

Чечня Республикасында 29 октябрьдә туган баласына Мөхәммәд Пәйгамбәр яки аның гаилә әгъзалары һәм көрәштәшләре хөрмәтенә исем кушкан ата-аналарга төбәк иҗтимагый фондыннан 100 мең сум акча биреләчәк. Республика мәгълүмат һәм матбугат министры Әхмәт Дудаев Инстаграм социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шулай дип белдергән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров инициативасы белән Әхмәт Кадыйров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды яраткан Пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан тиңдәшсез акция үткәрә. Әлеге акция кысаларында бүген төнге 12дән иртәгә төнге 12гә кадәр республикада дөньяга килгән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.), аның гаилә әгъзалары, хатыннары һәм көрәштәшләре исеме кушылган барлык сабыйлар фондтан йөзәр мең сум күләмендә акча алачак», — дигән Дудаев. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/29-10-2020/chechnyada-ya-a-tugan-balasyna-p-ygamb-r-h-rm-ten-isem-kushuchylarga-100-me-sum-bir-l-r-5781988

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев