Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамил Рафаэль улы Сәфәров котлавы

Юлбарыс елында туган “ДУЛКЫН” БАССЕЙНЫ ҖИТӘКЧЕСЕ Рамил Рафаэль улы Сәфәров котлавы.

Яңа еллар мөбарәк булсын, хөрмәтле райондашлар! Яңа елда иң беренче чиратта барыбызга да ныклы сәламәтлек телисем килә. Гаилә тигезлеге телим, парлылар – аерылмасын, парсызлар ярын тапсын иде. Эш урыннарыбыз саклансын, хәләл хезмәт белән тапканыбызның бәрәкәтен күреп яшәргә язсын. Еллар имин булсын, бар яктан да стабиль булсын.

Юлбарыс – бик зирәк, акыллы хайван, шау-шу, гауганы яратмый. Димәк, киләсе еллар да тынычлык белән килер, җитәкчеләребез тарафыннан зирәклек белән кылынган гамәлләргә бай булыр дип өметләнәсе килә.

Яңа ел белән! Якынлашып килүче Юлбарыс елы белән! Яңа шатлык-сөенечләр, казанышлар белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олы рэхмэтебез сезгэ Рамил.