Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Равил Хадиев белән әңгәмә

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 15 гыйнвардан соң, республиканың бөтен территориясендә кыргый хайваннарны кышкы санау башланды.

Бу хакта комитетның Әтнә районы буенча вәкиле Равил Хадиев белән сөйләштек. 

Төп максат - кыргый хафваннарны артама яки кимиме икәнлеген белү. Бу ни өчен кирәк диярсез. \шушы сан алу мәгълүматлары нигезендә теге яки бу кыргый хайваннарның яки җирдән күтәрелеп очып киткән кошларның артканмы яки кимегәнме икәнен беләбез.  Кимүгә барсалар – аучылык тые­
ла, артсалар – киресенчә. Ул узган елгы һәм быелгы мәгълүматларны чагыш­тыру нигезендә башка­рыла. Кыскасы, табигать 
дөньясында да үзара ба­ланс булырга тиеш. Кай­сыдыр артса, табигать законы буенча башкасы кими. Югыйсә, җирлек­
тәге бөтен табигать, яшә­ешебез үзгәрергә мөмкин.– Конкрет алсак, без­
нең Әтнә районында ул 
ничек уза?
– Бездә сан алу өчен алдан билгеләнгән 12 
маршрут бар. Ягъни, хай­ваннарның санын алучылар ел саен билгеле бер юнәлешләрдә, нави­гаторга кертелгән марш­руттан читкә чыкмыйча, 5-6 километр чамасы баралар. Юлда очраган барлык кыргый хайван­
нар, кошлар, кыскасы, ау ресурслары, алай гына да түгел, аларның кай­сы юнәлештә чыккан­лыгы да исәпкә алына. 
Бөтенроссия махсус коэф­фициентлары нигезендә, билгеле бер мәйданда 
күпме кыргый хайван яки кош яшәгәнлеге исәпләп чыгарыла.
– Моны күз алдына ки­терүе кыен...
– Төгәлрәк әйтик: бу эш ике төрле ысул белән 
башкарыла. Беренчесе – кар яуганнан соң бер тәүлек узгач үткәрелә. Ни өченме? Чөнки сан алу ел саен бер тәүлек эчендә генә башкарылырга тиеш. Кар явып юкка чыгармаса, иске, элекке эзләр дә кушылырга мөмкин бит. Икенче ысул – әгәр кар яумый икән, алдан ук әлеге маршрут буенча ба­рып, барлык эзләрне бо­зып чыгарга кирәк. Бер 
тәүлектән соң, кар яумаса да яңа барлыкка килгән эзләр буенча сан алу баш­
карыла. 
– Бу эшне кемнәр баш­кара һәм бездә нинди 
кыргый хайваннар һәм кошлар яши? Элекке 
еллар мәгълүматлары нигезендә искә алып уз­сагыз иде?
– Моңа район аучылык хуҗалыгы егере яки үз теләге белән берәр аучы җәлеп ителә. Ә нинди хайваннар күбрәк булу­га килсәк, бездә башкалардан ешрак очраган­нары – поши, кабан,селәүсен, куница, куян... 
Куандырганы – урман­да марал боланнары да 
күренгәләде. Шул исәп­тән косуля, ягъни, кеч­
кенә боланнар да җәенкилгәләде. Әмма без – 
төньяк район. Монда кар тирән, кышын азык та­буы кыен. Шул сәбәпле, бездә алар еш булмыйлар. Соңгы арада нык борчы­ганы – кыргый этләр кү­бәйде. Алар куян балала­
рын күпләп юк итәләр. Шулай ук селәүсеннәр 
артты, аларның да төп ризыгы дияргә була, шул ук ак куяннар. Моннан тыш табигатьнең глобаль җылынуы нәтиҗәсеме – ерткыч кошлар күбәйде, алар да куяннан тыш, 
куропатка, тетерев белән тукланалар. Нәтиҗәдә, билгеле бер төр хайван­
нар шактый кими.– Белүебезчә, кыргый 
хайваннарны махсус та ашаталар. Соңыннан ау­лау өчен башкарыламы 
бу?
– Юк әлбәттә, бу ком­плекслы чара дип ата­ла. Саны кимүгә таба барган хайваннар, кош­
лар өчен махсус урын­нарга, әйтик, пошиларга 
– тоз, кабаннарга – аш­лык, хәтта куяннарга җәй­дән үк төрле үләннәр нигезендә әзерләнгән себеркелекләрне сукмак­ларга куялар. Гомумән алсак, кабан дуңгызы – 
аерым тема. Чөнки аф­рика чумасын нәкъ алартарата. Нәтиҗәдә, ху­җалыклардагы дуңгыз­лар саны кими, күпләп
үләләр. Күптән түгел Та­тарстан урманнарына 
җибәрелгән марал болан­нары табигый сайланыш законы буенча аларны алыштырыр дип ыша­набыз. Хәер, аучылар да аларның санын чикләп, контрольдә тоталар.
– Районда бик киң җә­елмәсә дә, браконьерлык та бар. Бу хакта да әйтеп 
узмассызмы?
– Әйе, безне бу бик борчый. Узган ел брако­ньерлык белән бәйле 10 административ протокол төзелде. Болар, ау вакыт­ларын бозган өчен һәм авыл тирәсендәге ау белән 
бәйле. 2 җинаять эше ачылды. Берсендә – тиеш булмаган хәлдә поши ат­тылар. Нәтиҗәдә, бра­коньерларга табигатькә 
китергэн 250 мең сум зыянны һәм 50 мең сум
штраф түләргә туры кил­де. Шулай ук тыелган 
ысул белән заказник тер­риториясендә балык то­тучыларга 50 мең сум күләмендә штраф салын­ды.
– Ә әлеге кышкы сан алу кайчан тәмамлана?
– 10 мартта тәмамлый­быз. Ә нәтиҗәләр соңрак билгеле була.
– Әңгәмәгез өчен рәх­мәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев