Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда хезмәтне саклау чаралары узды

Агымдагы елда хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау куркынычсызлыгының шартларын саклау һәм яхшырту йөзеннән, районның кайбер оешмаларында һәм предприятиеләрендә күчмә утырышлар уздыру каралган.

Әйтик, хезмәтне саклау икеайлыгы кысаларында 1 апрельдән 1 июньгә кадәр  чорда “Тукай” һәм “Таң” күмәк хуҗалыкларында хезмәтне саклау буенча Координацион советның күчмә утырышлары узды. Тикшерүләрнең максаты – язгы чәчү, язгы-кыр эшләре чорында хезмәт шартларының һәм куркынычсызлыгын саклауны ачыклау иде.

“Бөтендөнья” Хезмәтне саклау көне”нә багышланган чараларны балалар, гомуми белем бирү һәм һөнәри учреждениеләрдә уздырдык. Чаралар планы нигезендә, барлык сыйныфларда сыйныф сәгатьләре һәм МЧС белгечләрен чакыртып әңгәмәләр үткәрдек.

Барлык мәктәп китапханәләрендә китаплар күргәзмәләре һәм төрле темаларга чаралар үткәрелде.

ЧС вакытында балаларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча күнекмәләр үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев