Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика табигатьне саклау акциясе "Татарстанның чиста урманнары "

2021 елның 19 апрелендә Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе старт ала.

Акциянең язгы этабы кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, информация щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла.

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты - урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында уза. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре белән беррәттән акциядә даими катнашучылар арасында министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар бар.

2019 елда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында торак пунктлар тирәсендәге участокларны, автомобиль юллары һәм федераль һәм региональ әһәмияттәге трассалар буйларын чистарту буенча масштаблы чаралар оештырылды. Акциягә 14 меңгә якын кеше кушылды. Акция нәтиҗәләре буенча урман фондыннан 3840 куб.м күләмендә каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылды.

2020 елда яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, акция үткәрелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X