Ришвәтчелек – нәрсә ул?
Ришвәтчелек – нәрсә соң ул? Минем аңлавымча, ришвәтчелек ул кемнәрнеңдер илебезнең милкен үз кесәсенә урнаштыруы.
Намуссыз кешеләр кесәсенә кергән акчалар мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүгә, хастаханәләрне ремонтлауга, гади халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә сарыф ителергә тиеш.
Ятим балаларга, инвалидларга тиешле малны шулай үзләштерү өчен никадәр рәхимсез кеше булырга кирәк?
Ришвәтчелек XXI гасыр проблемасымы? Юк, алай дип әйтү бик үк дөрес булмас, чөнки бу “чир” күптәннән яшәп килә. Тарихта аның күп очракларын очратырга мөмкин. Русия империясендә абсолют монархия хөкем сөргәндә, тәхеткә Николай I килгәнче, фаворитизм чәчәк ата. Фаворитизм - югары дәрәҗәдәге дәүләт постларында монархның яраткан кешеләре идарә итү ул, алар белемсез булырга, оештыру сәләтенә ия булмаска мөмкин, иң мөһимебарысы да үз кешеләр, туган-тумача, дус-иш. Бу чорда ришвәтчелеккә каршы көрәш тә алып барылмый. Җәзасызлык чиновникларның “кулларын чишә”, алар бернидән курыкмый, шикләнми генә халык милкен үзләштерә бирәләр. Без, гади кешеләр элек хәерчелектә яшәгән, аларның тормыш шартлары бик авыр булган, дип өйрәндек. Бәлки аларның бәлаказаларының төп сәбәбе нәкъ менә ришвәтчелектә, гади халыкны талап, законсыз баеп ятуында булгандыр? Димәк, тарих кабатлана...
Ришвәтчелеккә каршы, һичшиксез, көрәшергә кирәк. Әгәр кешеләр бер илдә яшиләр икән, ул илнең байлыклары аерым кешеләрнеке генә түгел, шушы ил халкыныкы булырга тиеш, минемчә. Ришвәтчелек дип аталган “чир”гә каршы безгә, яшь буынга, көрәшергә кирәк. Яңгыравыклы лозунглар ярдәмендә генә түгел, дәүләтебез ярдәмендә. Без, хәзерге яшьләр, ришвәтчеләргә бөек илебезне җимерергә мөмкинлек бирсәк, балаларыбызга ни калдырырбыз? Ришвәтчелек сәясәт өлкәсеннән мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләренә дә кереп бара бит.
Кеше хокуклары һәм кеше тормышы иң зур кыйммәт. Россиядә хакимият акыллырак һәм гаделрәк булсын иде.
Тормыш чынбарлыгы шундый ки, кайчагында явызлыкның яхшылыкны җиңүен күреп, ярдәмчесезлекне тоясың. Ничек яшәргә? Нинди кыйммәтләргә өстенлек бирергә, дип уйлыйсың? Минемчә, һәр кеше әхлак кагыйдәләренә нигезләнеп яшәргә: игелекле, мәрхәмәтле булырга, хакыйкатьне якларга, намуслы хезмәт белән тапкан малына риза булырга тиеш. “Һәр кеше” дигән төшенчә үз эченә сәясәт өлкәсендә генә түгел, җитештерү, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һ.б. өлкәләрдә эшләүчеләрне дә, мәктәп балаларын һәм студентларны да ала. Шул вакытта ришвәтчелек тә, бүтән начар чирләр дә булмас. Кешеләр дус һәм тату яшәрләр, берберсенә ярдәм итәргә әзер торырлар, “байлар”га һәм “ярлы”ларга бүленеш юкка чы - гар. Ришвәтчелек белән көрәшнең нигезе – менә шундый сыйфатларга ия кеше булуда, минемчә. Тырышып эшләп табылган хәләл малның кадерен белеп, файдасын күреп яшәүдә.
Диләрә Габдрахманова, Күшәр төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев