Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәхмәт хаты

24 июль көнне безнең гаиләбез бик зур сынауга дучар бул­ды.

Кичке дүртләр тирәсендә янгын чыгып, өебезгә зур зыян салды. Мизгел эчендә яңа гына зур чыгымнар то­тып төзекләндерелгән йорт-җирнең түбәләре янып бет­те, түшәм-стеналарына да зарар килде. Шул авыр ми­нутларда безгә ярдәмгә килгән, матди яктан да, җы­лы сүзе белән дә терәк булган авылдашларга, район­даш­ларга, дусларга, сыйныфташларга, туганнарга, күр­ше­ләргә, авыл яшьләренә олы рәхмәтләребезне бел­де­рәсебез килә. “Күшәр”, “Таң”, “Тукай” хуҗалыклары ида­рәләре, ”Сельхозхимия” оешмасы, шәхси эшмәкәрләр – “Садыйкова Гүзәл”, “Гыйлаҗевлар”, Хәлил Хәбибуллин, балаларымның укытучыла­ры, группадашларына, авыл мәчетләренә, район оешма­ларына, аерым алганда – Мәгъдүт абый белән Сәрия апа, Азат абый белән Гөлгенә апа гаиләләренә, Гөлнара апа­ларга, абыйларга бик зур рәхмәт. Киленебез Гөлгенә белән аның сеңлесе Ләйләгә аерым рәхмәтләребез – көн дә эшчеләребезгә ашарга әзерләп тә торучылар алар. Бер белмәгән кешеләр, “Үзебез шундый хәлдә калган идек” дип килүчеләр дә бик күп булды, аларга да иң изге теләкләребез. Мондый борчу-хәсрәтләрне берәүгә дә күрергә язмасын, һәркайсыгызга сәламәтлек, тигез тормыш, шатлык-куанычлы гомер телибез. Изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Гөлнур Закирова һәм уллары. Яңа Әтнә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев