Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәхәтме яки михнәтме?

Су коену сезоны дәвам итә. Кызганычка каршы кү­ңелне күтәрә, рәхәтлек бирә торган бу процесс аяныч нәтиҗәләргә дә китерә. Бу хакта 108 санлы ян­гын сүндерү бүлегенең бү­лекчә командиры Азат Хә­кимуллин белән әңгәмә кордык.

– Эссе. Бөркү. Шундый һава шартларында су коенасы килү табигый. Тик еш кына “Тыела” дигән язу очрый.

– Кызганычка каршы безнең Әтнә районында су коену өчен махсуслаштырылган сулыклар юк. Әмма аңа да карамастан, җәйнең челлә эссесендә, җәйнең бөтен ямен су коену белән бәйләп, дәүләт органнары тарафыннан «Су коену катгый тыела» дигән язуларга игътибар итмичә андый сулыкларны да кулланабыз шул.

– Мондый башбаш­так­лык­ның аяныч нәтиҗәләре буенча статистик саннар белән таныштырсагыз иде?

– Бу ел дәвамында гына, 25 июльгә Татарстан Республикасы буенча 44 кеше суда батып үлгән инде.

Әле бу соңгы чик түгел. Әлбәттә, һава шартларына бәйле рәвештә күпчелек июль аена туры килә. Барлык фаҗиганең 55 проценты шушы айда теркәлгән.

– Бу очракта эссе һава торышы шартларында артык җылынган организмның кинәт салкынча суга керүе начар тәэсир иткән дип фаразлыйм?

– Әлбәттә шулай. Һәм бу һава торышының әле тагын да дәвам итүен билгеләргә кирәк. Димәк, мондый кисәтүләргә өстән карау үз тормышыңа да төкереп карау дигән сүз.

– Ә былтыргы күрсәткечләр белән таныштыра алмыйсызмы?

– Узган елгы күрсәткечләргә килсәк, бу сан республика буенча 65 кешене тәшкил итә һәм кызганычка каршы, икесе безнең районга туры килә.

– Бу уңайдан су коену буенча куркынычсызлык кагый­дәләрен район халкының исенә төшереп үтсәгез иде?

– Онытмасагыз иде – кайда гына булсагыз да, кайда гына ял итсәгез дә, су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү бик мөһим! Аеруча исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә су керү катгый тыела. Монысын беркайчан да исегездән чыгармасагыз иде. Нинди генә сулыкларда, елгаларда булсагыз да, якыннарыгызны һәм балаларны күздән ычкындырмагыз. Әти-әниләргә дә балалар һәм яшүсмерләр белән бу турыда сөйләшү алып бару бик мөһим.

Исән-сау булыгыз. Җәйләрегез матур үтсен. Районыбызда аяныч хәлләр булмасын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев