Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Росгвардия – үсештә

Россия Федерациясенең милли гвардия федераль хезмәтләре гаскәре оешуының 5 еллыгы билгеләнде.

Бу уңайдан “Росгвардия”нең Әтнә районы бу­енча кураторы Ленар Лотфрахмановка мө­рә­­җәгать иттек.
“Эчке эшләр министрлыгына караган күпсанлы структуралардан, әйтик, СОБР һәм ОМОНнан ул ни белән аерыла? Милли гвардиянең эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Тармактан тыш сак хезмәтенә катнашы бармы?” Менә шушы сорауларга җавап алырга теләдек. Бу сораулар шактый газета укучыны кызыксындыра торгандыр.
– Беренче чиратта шуны аңларга кирәк, югарыда сез санап узган хезмәтләр, шулай ук лицензия-рөхсәт эше подразделениеләре, ягулык-энергетика комплексы объектларын күзәтү астында тоту һәм тармактан тыш сак хезмәте милли гвардия структуралары саналалар, – диде ул.
Милли гвардия үзенең 5 еллыгын әле күптән түгел генә, агымдагы елның 27 марты көнне билгеләп узды. Милли гвардия структуралары Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә, шул исәптән Татарстан Республикасында да төзелде. Узган еллар эчендә милли гвардия үзенең эффектлы хезмәт булуын раслады.
Ә аның составында иң ишлесе – тармактан тыш сак хезмәте. Әлеге хезмәт инде 70 ел дәвамында республика халкы милкен саклый, аның бүлекчәләре барлык эре шәһәр һәм торак пунктларда бар. Шул ук вакытта Росгвардия составына кергәч, аңа өстәмә функцияләр йөкләнде.
Безнең төбәктә Росгвардия килешү нигезендә физик һәм юридик затларның милкен саклау, тормыш мөһимлегенә ия объектларны террорчылыктан һәм гражданнар күп йөргән урыннарны саклау кебек мөһим бурычларны үти.
Хөкүмәт биналары, тарихи һәм мәдәни мираска ия объектлар, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау объектлары әнә шундыйлардан. Аеруча мөһим һәм махсус режим белән эшләүче; Россия Федерациясе Хөкүмәте  тарафыннан расланган аерым исемлеккә керүче объектларны саклауны да тармактан тыш хезмәт башкара.

Безнең белешмә
“Россия Федерациясенең милли гвардия­се гаскәрләре турында”гы федераль закон нигезендә, РФ милли гвардиясе гаскәрләре дәүләт һәм җәмәгать куркынычсызлыгын, кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен якларга тиешле хәрби оешма. Хокук саклау органнары белән берлектә террорчылык, экстремистлык һәм оешкан җинаятьчелек белән көрәшә.
Ул дәүләтнең аеруча мөһим объектларын һәм махсус йөкләрне саклый, шулай ук дәүләт чиген саклау буенча ФСБ белән хезмәттәшлек итә, корал әйләнешен, шәхси сак эшчәнлеген күзәтү астында тота, халыкка объектларны, йортларны, фатирларны һәм гражданнарның сак өчен булган башка урыннарын саклау буенча хезмәт күрсәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев