Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роспотребнадзор баскычтан йөрергә киңәш итә

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе таләбе буенча, торак компанияләре лифт кабиналарының тышкы һәм эчке төймәләрен дезинфекцияләргә тиеш.

Күпкатлы торак йортларда лифттан баш тартып, баскычтан җәяү йөрергә киңәш ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Барлык торак компанияләр дә объектларны дезинфекцияләргә тиеш. Без аны контрольдә тотабыз. Лифтта да башка урыннардагы кебек таләпләр куела. Алар — битлек кию һәм ябык урында мөмкин кадәр азрак булу. Әгәр күпкатлы йортта баскычтан җәяү йөрү мөмкинлеге бар икән, лифттан кулланмаска киңәш ителә», — диде Любовь Авдонина.

Күп кеше җыела торган ябык урында коронавирус кына түгел, ә һава-тамчы инфекцияләре йоктыру куркынычы бар 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/04-11-2020/rospotrebnadzor-lifttan-bash-tartyp-baskychtan-y-rerg-ki-sh-it-5783425

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев