Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роспотребнадзор илдә гомуми битлек режимы кертте

Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары көчәйтелде.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) илдә гомуми битлек режимы кертте. Илнең баш санитар табибы Анна Попова шул хактагы карарны имзалаган.

«Россия Федерациясе территориясендәге затларның кеше күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләре киюүен тәэмин итәргә», - диелә документта.

Моннан тыш, ведомство күңел ачу чаралары үткәрүне һәм җәмәгать туклануы биналары эшен 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тыйды.

Җәмәгать транспортында, таксида һәм кеше күп була торган башка урыннарда «агымдагы дезинфекция режимын көчәйтергә» тәкъдим ителә.

Роспотребнадзор төбәкләргә 100 мең кешегә ким дигәндә 150 тикшеренү үткәрергә киңәш итте.

Карар иртәгә, 28 октябрьдә, үз көченә керәчәк.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/27-10-2020/rospotrebnadzor-ild-gomumi-bitlek-rezhimy-kertte-5781507

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев