Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роспотребнадзорда «ЭпиВакКорона» вакцинасын өлкәннәрдә сынау хакында сөйләделәр

Прививка ясатучы өлкән яшьтәге кешеләр ярты ел дәвамында табиблар күзәтүендә булачак.

60 яшьтән өлкәнрәк 150 кешенең барысы да «ЭпиВакКорона» вакцинасының – беренче, 89 кеше икенче дозасын алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода искәртүләренчә, әлеге төркемдә сынаулар 21 ноябрьдә башланган, ул чагында прививканы биш кешегә ясаганнар. Алар стационарда бер тәүлек табиблар күзәтүендә булган. 72 сәгатьтән соң инъекцияне калганнарына да ясаганнар. Вакцинация 30-40 кешедән торган төркемнәрдә үткәрелгән.

Ведомство февраль аенда сынауның башлангыч нәтиҗәләре урын алган хисап бирәчәк. Прививка ясаткан иреклеләр ярты ел дәвамында табиблар күзәтүендә булачак.

«ЭпиВакКорона», Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәкнең «Спутник V» вакцинасы белән беррәттән, Россиядә теркәлгән ике препаратның берсе. Аны пептид антигеннар нигезендә Роспотребнадзорның «Вектор» үзәгендә ясаганнар. Бүген җитештерү җайга салынган, ел ахырына кадәр төбәкләргә 14 меңнән артык дозада вакцина озатачаклар.

60 яшьтән өлкәнрәк 150 кешедән тыш, әлеге вакцинаны сынауда тагын 2194 балигъ булган катнашучы җәлеп ителгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-12-2020/rospotrebnadzorda-epivakkorona-vaktsinasyn-lk-nn-rd-synau-hakynda-s-yl-del-r-5796166

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев