Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роспотребнадзорда коронавирусның яңа штаммнарын таратучылар турында сөйләделәр

Тамактагы авыртулар аденовируслы инфекция һәм COVID-19 симптомнарына охшаш.

Коронавирусның яңа штаммнарын йоктырганда яшь кешеләр COVID-19 ны җиңел кичерә, әмма шул ук вакытта алар — инфекциянең төп таратучылар. Бу турыда Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорның клиника-аналитик эше буенча урынбасары Наталья Пшеничная сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Агентлык әңгәмәдәше аңлатканча, бу очракта симптомнар, кагыйдә буларак, сезонлы тын юлларында вируслы кискен инфекцияне (ОРВИ) хәтерләтә, шуңа күрә вирус йөртүчеләр аңа җитди карамый, гадәти тормыш рәвеше алып баруларын дәвам итә.

«Шул ук вакытта, яшьләр инфекциянең төп чыганагы булып тора», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Элегрәк эксперт хәбәр иткәнчә, коронавирусның төп симптомнар җыелмасындагы үзгәрешләр аның мутацияләре белән аңлатыла. Мисал өчен, коронавирусның һинд штаммасына ашказаны-эчәк тракты авырулары симптомнары хас — эч авырта, аппетит бетә, косу, күңел болгану, шулай ук  буыннарда авыртуы, ишетмәү өстәлә.

Тамактагы авыртулар аденовируслы инфекция һәм COVID-19 симптомнарына охшаш. Моннан тыш, авыруның клиник картинасына үсемлек серкәсенә сезонлы аллергия дә үз өлешен кертә ала. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-06-2021/rospotrebnadzorda-koronavirusny-ya-a-shtammnaryn-taratuchylar-turynda-s-yl-del-r-5826821

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев