Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роспотребнадзорда ковидтан соң фатирны дезинфекцияләү турында сөйләделәр

Гаиләнең бер әгъзасы Covid-19 йоктырып терелгәч, өслекләрне дезинфекцияләргә кирәк.

   Әгәр фатирда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы бар икән, җыештыруга аерым игътибар бирергә, ә авыручы терелгәч өйдә дезинфекция ясарга кирәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

  «Теләсә кайсы йогышлы авыру вакытында „агымдагы дезинфекция“ һәм „йомгаклау дезинфекция“се төшенчәләр бар. Агымдагы дезинфекция инфекция йогу шартлары һәм авыручы булганда үткәрелә, ягъни авыру чыганагы булганда, авыру өйдә дәваланганда ул һәм аның гаилә әгъзалары бактерия яки вирусларга йогынты ясый торган дезинфекция уздырырга тиеш», — диде спикер.

  Любовь Авдонина аңлатуынча, йорттагы барлык өслекләр дә эшкәртелергә тиеш. Авыруга мөмкинлек булган очракта даими җилләтелә торган аерым бүлмә бирергә, ә ул куллана торган савыт-саба аерым торырга һәм махсус юу чаралары белән эшкәртелергә тиеш.

  Авыруны хастаханәгә салгач яки ул терелгәч йомгаклау дезинфекциясе үткәрелә. Татарстанда яшәүчеләр аны үзләре үткәрә ала яки җыештыру медицина хезмәткәрләре белән киңәшләшеп үткәрелә, шулай ук өйгә махсус бригада чакыртырга мөмкин.

  «Мондый йомгаклау дезинфекциясен коллективта берәү авырып үзизоляциягә киткәннән соң башкалар авыргач үткәрелә. Мондый чаралар балалар бакчалары, мәктәпләрдә уза», — диде республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-12-2020/rospotrebnadzorda-kovidtan-so-fatirny-dezinfektsiyal-turynda-s-yl-del-r-5790853

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев