Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россельхознадзор тараны утильләштерү тәртибен бозган өчен җаваплылык турында искә төшерә

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә пестицидлардан бушаган тараны утильләштерү тәртибен бозган өчен җаваплылык турында искәртә

Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен 350 мең сумга кадәр штраф салу һәм предприятие эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору каралган.

Пестицидлардан бушаган тараларны утильләштерү авыл хуҗалыгында мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора, чөнки алар экологиягә үсемлекләрне яклау чараларының үзләреннән күбрәк тә зыян китерергә мөмкин.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 2014 елның 29 декабрендәге 458-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә үсемлекләрне химик яклау чараларыннан (ХСЗР) бушаган полимер канистрлар, шулай ук ашламалардан бушаган йомшак контейнерлар (биг-бег) 3 һәм 4 нче куркынычлылык классларына керә, дип искәртә. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре мондый тараны куркыныч калдыкларны җыюга, ташуга һәм утильләштерүгә рөхсәт бирә торган лицензиясе булган оешмаларга тапшырырга тиеш. Калдыклар белән эш итү тәртибен бозган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 8.2 статьясы белән административ җаваплылык каралган. Әлеге статьяның санкцияләре 350 мең сумга кадәр штраф салуны һәм предприятие эшчәнлеген 90 тәүлеккә туктатып торуны күздә тота.

Пестицидлардан бушаган полимер канистрлар үсемлекләрне эшкәртү процессында, пестицидны эш эретмәсе әзерләү өчен кулланганнан соң ук, түбәндәге ысуллар белән юылырга тиеш:

- штанга сиптергечен кулланганда юдыру эш эретмәсе әзерләү өчен сиптергеч резервуар куелган буш канистрда махсус җайланма басымы астында башкарыла;

- бакта эш эретмәсе әзерләгәндә өч тапкыр кул белән юдырыла. Канистрны су белән һәр тутырган саен су канистрның стеналарына һәм төбенә мөмкин кадәр әйбәтрәк эләксен һәм препарат калдыкларын юдыртсын өчен канистрны нык итеп селкетергә кирәк. Аннары юылган полимер канистрлар 11 ай эчендә пестицидлар белән тәэмин итүчеләргә кире кайтарылырга тиеш йә ачык килеш һәм аларга тишекләр ясап (канистрны билгеләнешсез кабат кулланмасыннар өчен), махсуслаштырылган компаниягә икенчел чимал буларак эшкәртү (эретү) өчен утильләштерүгә тапшырыла.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үсемлекләрне химик яклау чараларыннан бушаган тараны җыю, утильләштерү һәм Калдыклар паспортын тутыру буенча кирәкле мәгълүмати һәм консультация ярдәме күрсәтергә әзер”, - дип билгеләп үтә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Филиалның үсемлекләрне яклау бүлегенә (843) 277-88-80 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев