Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Хөкүмәте балалы гаиләләр өчен бердәм пособие түләүнең тәртибен билгеләде

Россиядә балалы гаиләләр өчен бердәм пособие билгеләү һәм түләү тәртибе билгеләнде.

Ул ата-аналарга, балаларны уллыкка яки кызлыкка алучыларга, төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле йөкле хатын-кызлар өчен каралган бөтен түләүләрне берләштерәчәк.

Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге яңалык Россиядә 10 миллионга якын баланы тәрбияләүче гаиләләргә кагылачак.

«Түләү гаиләдәге бер кешегә туры килгән керем төбәктәге бер яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә мохтаҗлыкка комплекслы бәя ясалып билгеләнәчәк. Гаиләдәге вазгыятькә карап, балага пособие күләме төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентына җитә ала һәм ул ил буенча уртача алганда аена 7 меңнән алып 14 мең сумга кадәр тәшкил итә», – диелә текстта.

Иртә срокларда (12 атнага кадәр) исәпкә баскан йөкле хатыннар өчен түләү күләме яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк – 7,8 меңнән 15,6 мең сумга кадәр. Яңалык кертелгәнчегә кадәр бала көтүче хатын-кызларга яшәү минимумының нибары 50 проценты гына түләнә иде.

Яңа түләү тәртибе ярдәмендә өч яшькә кадәрге балаларга пособие билгеләү кагыйдәләре бердәмгә әверелә һәм баланың туу чиратына бәйле булмый. Әгәр элек ул беренче, ә кайбер төбәкләрдә өченче һәм аннан соңгы балалар өчен билгеләнгән булса, хәзер түләүне барлык мохтаҗ гаиләләр ала алачак.

Моннан тыш, түләүне ана капиталыннан рәсмиләштереп булачак, бердәм пособиедән тыш, аена уртача 13,5 мең сум алып булачак.

Пособиене дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәкләргә яки Пенсия һәм социаль иминият фондына барып рәсмиләштерергә була.

Искәртеп узабыз, ноябрь азагында Россия Президенты Владимир Путин балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие кертү турында закон имзалады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-utlary-kitapxanase-seriyasenda-basylgan-16ncy-kitap-prezentaciyase-kotela-5864494

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев