Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия гражданлыгын алучылар арткан

Россия гражданлыгын 2020 елда 560 меңнән артык чит ил гражданы алган, бу узган ел белән чагыштырганда 32% ка күбрәк.

Моннан тыш,, һәр алтынчы чит ил кешесе, Россиядә яшәүгә рөхсәт яки вакытлыча яшәүгә рөхсәткә ия. Бу хакта ТАСС, агентлык соравына җавап биреп, Эчке эшләр министрлыгының Матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, үсеш чит ил гражданнарының аерым категорияләре тарафыннан Россия гражданлыгы алу тәртибен гадиләштерүне күздә тоткан үзгәрешләр үз көченә керү белән бәйле. Беренче чиратта сүз ДНР һәм ЛНРДА яшәүчеләр турында бара.

Гомумән алганда, узган ел Россиядә булган чит ил кешеләре саны коронавирус пандемиясе аркасында шактый кимегән.

"2020 елда Россиядә чит ил гражданнары саны якынча 6 млн кеше тәшкил итте, шуларның 1 млн.кеше вакытлыча яшәүгә яки яшәүгә рөхсәт белән яши. Чит ил гражданнарын миграция исәбенә куюның 9 млн очрагы теркәлгән", - дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгында. Коронавирус пандемиясенә кадәр ел саен Россиядә 9-11 млн чит ил гражданы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев