Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия халкын быел соңгы эшләми торган бәйрәм көне көтә

Хезмәт кодексы нигезендә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне буларак, Россиядә эшләми торган бәйрәм көне.

Россиялеләрне 2020 елда 4нче ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, соңгы эшләми торган бәйрәм көне көтә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хезмәт кодексы нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне буларак, Россиядә эшләми торган бәйрәм көне. Быел 4 ноябрь чәршәмбегә туры килә.

Календарь аенда эшләми торган бәйрәм көннәре булу окладка эшләүчеләрнең хезмәт хакларын киметергә нигез була алмый. Бу хакта Хезмәт Кодексында билгеләп үтелә. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, чөнки ул эшләми торган бәйрәм көненә туры килә.  

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/society/27-10-2020/rossiya-halkyn-byel-so-gy-eshl-mi-torgan-b-yr-m-k-ne-k-t-5781568

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев