Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Президенты Владимир Путин мәҗбүри вакцинацияне хупламавын белдерде

Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин туры эфир вакытында коронавируска каршы вакцинация турындагы сорауларга җавап бирде.

Россия Президенты Владимир Путин бүген туры эфир вакытында мәҗбүри вакцинацияне хупламавын белдерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Халыкны иммун яклау турындагы законны карарга кирәк: прививкаларның гомуммилли календаре — мәҗбүри», — диде Президент.

Кайбер коллегаларның коронавируска каршы вакцинацияне бу бүлеккә күчерү тәкъдимнәре булды, дип ачыклык кертте ул. Әмма моны Дәүләт Думасы депутатлары хупламаган.

«Әлеге законның икенче өлешендә, аерым төбәкләрдә авыручыларның саны арткан очракта, санитар табиблар тәкъдиме буенча төбәк җитәкчеләре мәҗбүри вакцинация кертү хокукына ия булуын күрсәтә. Кайберәүләр бу законны кулланып аерым бер категория халык өчен керттеләр дә. Барысы да закон кысаларында эшли», — дип белдерде Путин.

Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән унсигезенче тапкыр туры линия уза. Дәүләт башлыгы халыкның дистәләгән сорауларына җавап бирергә җыена.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-06-2021/rossiya-prezidenty-vladimir-putin-m-b-ri-vaktsinatsiyane-huplamavyn-belderde-5828614

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев