Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр саны буенча антирекорд теркәлгән

Бер тәүлек эчендә 857 кеше үлгән.

Россиядә коронавирустан бер тәүлек эчендә теркәлгән үлем очраклары буенча яңа антирекорд куелган.

Россиядә коронавирус пандемиясе вакытында кабат иң күп үлем очрагы теркәлгән. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер тәүлек эчендә 857 кеше үлгән.

Пациентларның күбесе Мәскәүдә (65), Санкт-Петербург (60) һәм Свердловск өлкәсендә (41) һәлак булганнар.

85 төбәктә коронавирус йоктыруның 22 430 яңа очрагы ачыкланган. Авырулар санының иң күп артуы Мәскәүдә (3004), Санкт-Петербургта (1933), Мәскәү (1223), Самара (590) һәм Воронеж (562) өлкәләрендә күзәтелә.

Россиядә коронавирустан прививка кампаниясе дәвам итә. 41,7 россияле вакцинациянең тулы курсын үткән, 89,3 млн — беренче прививкаларын ясаткан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-09-2021/rossiyad-ber-t-lek-echend-koronavirustan-l-chel-r-sany-buencha-antirekord-terk-lg-n-5839474

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев