Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә ел ахырына кадәр пенсияне автомат рәвештә билгели торган сервис эшли башлый

Россия Пенсия фонды алдында барлык гражданнар өчен пенсияләрне формалаштыру процедурасын мөмкин кадәр аңлаешлы итү бурычы тора.

Россиядә ел ахырына кадәр пенсияне автомат рәвештә билгели торган сервис эшли башлаячак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Россия Пенсия фондының яңа җитәкчесен тәкъдим иткән вакытта шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Пенсия фонды безнең гражданнар өчен пенсия формалаштыру процедурасын мөмкин кадәр аңлаешлы итәргә тиеш, - диде Котяков. - Безгә 2021 ел ахырына кадәр гражданнар өчен пенсияләрне проактив билгеләү сервисын тәэмин итүгә бәйле амбициоз бурычны үз өстебезгә алырга кирәк дип саныйм».

Министр билгеләп үткәнчә, әле пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга алар киләчәктә алачак пенсия иминият түләүләре турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакытта танышу мөмкинлеген бирергә кирәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-02-2021/rossiyad-el-ahyryna-kad-r-pensiyane-avtomat-r-vesht-bilgeli-torgan-servis-eshli-bashlyy-5806748

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев