Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 22 меңгә якын яңа очрагы теркәлгән

Бер тәүлек эчендә 411 пациент үлгән, 18 735 кеше терелгән.

 Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 21 983 яңа очрагы ачыкланган, бер тәүлек эчендә 411 пациент үлгән, 18 735 кеше терелгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенең 21 мең 983 очрагы теркәлгән, шуларның 5 мең 494ендә (25 процент) клиник билгеләр юк», - диелә штаб хәбәрендә.

Барлыгы 18 735 кеше терелгән. Бу – Россиядә эпидемия башланганнан алып бер тәүлек эчендә терелгән пациентлар саны буенча иң зур күрсәткеч.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/health/16-11-2020/rossiyad-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-22-me-g-yakyn-ya-a-ochragy-terk-lg-n-5785770

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев