Әтнә таңы

Россиядә яңадан пенсия таныклыгы бирә башлыйлар

Берничә ел элек пенсия таныклыклары гамәлдән чыгарылган иде.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 елдан башлап гражданнарга яңадан пенсия таныклыклары бирелә башлаячак. Бу хакта Федерация Советының социаль комитеты башлыгы урынбасары Елена Бибиковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Берничә ел элек пенсия таныклыклары гамәлдән чыгарылды, безгә мөрәҗәгатьләр күп булды. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков катнашындагы утырышта (көзге сессиядә) без пенсия таныклыкларын бирергә кирәклеген аңлаттык», - диде Бибикова чәршәмбе көнне «Бердәм Россия» вебинары барышында.

Реклама

«Яңа елдан пенсия таныклыкларын Пенсия фонды бүлекчәләрендә бирә башлаячаклар, дип вәгъдә итәләр. Бу күңелгә хуш килә», - диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/28-10-2020/rossiyad-ya-adan-pensiya-tanyklygy-bir-bashlyylar-5781828 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: