Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә ял көннәрендә хәмер сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Хамзаев ял көннәрендә кибетләрдә алкоголь сатуны тыярга кирәк дип саный.

Россиядә ял көннәрендә хәмер сатуны чикләргә кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев.

Аның сүзләренә караганда, мондый чаралар гражданнар сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Депутат мондый тәҗрибәнең бөтен дөньяда таралуын һәм моның алкоголь куллану күләмен киметергә ярдәм итүен билгеләп узды. Бу турыда РИА Новости.

«Бу Европа илләрендәге кебек ял көннәрендә алкоголь сатуны чикләү. Барларда гына хәмер сатыла, ә кибетләрдә ярамый», — ди депутат. Хамзаев шулай ук алкогольне 21 яшькәчә булган кешеләргә сатмаска чакыра, чөнки бу «милләтнең оборонага һәм исән калуга сәләтлелеге» өчен кирәк, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-01-2022/rossiyad-yal-k-nn-rend-h-mer-satuny-tyyarga-t-k-dim-ittel-r-5847310

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев