Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиялеләргә ИННны дәүләт хезмәтләре порталында алу мөмкинлеге тудырыла

Дәүләт порталында гаризаны физик затның электрон имзасын кулланып тапшырып булачак.

Россия Финанс министрлыгы Салым кодексына төзәтмәләр әзерләде. Алар физик затларга салым органнарында исәпкә басарга һәм салым түләүченең идентификация номеры (ИНН) таныклыгын Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша алу мөмкинлеген бирә, диелә министрлык хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Дәүләт хезмәтләре порталында шундый опциянең барлыкка килүе, аны тулысынча электрон формага күчереп, әлеге процессны гадиләштерәчәк. Хәзер салым органына килмичә генә гариза тапшырып һәм таныклык алып булачак. Дәүләт хезмәтләре порталы сервислары актив рәвештә киңәя. Кешеләргә үзәкләштерелгән тәртиптә хезмәтләр тәкъдим ителүе бик әйбәт һәм алар мөмкин кадәр күп сандагы документларны бер ноктада рәсмиләштерә алачак», - дип аңлатты статс-секретарь — финанс министры урынбасары Алексей Сазонов.

Дәүләт порталында гаризаны физик затның электрон имзасын кулланып тапшырып булачак. Салым органы, үз чиратында, гражданнарга электрон документ рәвешендә исәпкә кую турында таныклык җибәрәчәк, дип ачыклык керттеләр Финанс министрлыгында. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-04-2021/rossiyalel-rg-innny-d-l-t-hezm-tl-re-portalynda-alu-m-mkinlege-tudyryla-5818604

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев