Рөстәм Миңнехановның йомгаклау матбугат конференциясе 24 декабрьдә узачак
Журналистлар белән очрашу иртәнге сәгать 11дә башлана.
Иртәгә, 24 декабрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион йомгаклау матбугат конференциясен уздырачак. Чара иртәнге сәгать 11дә башлана.
Республика җитәкчесе Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда 2020 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаячак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 18нче утырышында Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләргә йомгак ясап, 2020 елның гади булмавын билгеләп үтте. Шулай да Татарстан барлык төп планнарны гамәлгә ашырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев