Руль артында – “Автоледи”лар
Бу юлы да гүзәл зат йөртүчеләр ярышның кайбер этапларында ир-атлардан остарак булуларын күрсәттеләр.
Гомумән, хатын-кыз йөртүчеләр руль артында үзләрен җаваплырак хис итәләр бугай. Танырга кирәк, алар “теория”не ир-аттан яхшырак чамалыйлар кебек.
Тагын бер күңелле факт – ярышта катнашучылар ел саен диярлек алышынып торалар. Әйтерсең, алдан ук аерым төркемнәргә бүленеп куйганнар. Шул сәбәпле, җиңүче һәм призлы урын алучылар да ел саен яңа йөзләр. Ә быелгы ярышта урыннар түбәндәгечә булды.
Алинә Хөсәенова – I,
Айгөл Камалиева – II,
Айсылу Шакирова – III.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев