Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуйның күрке – ат чабышы...

Ат – борынгы заманнарда ук татар халкы тормышында бик мөһим урын алып торган.

Сугышта да, тыныч тормышта да, хәтта төрле бәйрәмнәрдә дә ат үзәктә булган. Шул исәптән Сабантуй да ат чабышы белән башланган.

Елдагыча, башта аерым төркемнәрдә өч чабыш узды – аларда җиңгән өчәр чабышкы финалда көч сынашты. Башта ук билгеләргә кирәк, чагыштырмача өченче чабыш киеренкерәк узды. Биредә бер кызык мәгълүмат бирү дөрес булыр.

Ат уртача 20-25 ел яши, ә “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Кашка” кушаматлы кызгылт биясенә 25 яшь иде.

Шулай ук “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Марта” кушаматлы чабышкысына да 21 яшь! Шунысы сокландырды, аларга ул кадәр бирерлек түгелиде. 2 яшьлек “Дусым” “Маруся”сы һәм янә “Тукай” “Рон-Мерин”ы да сынатмадылар...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев