Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабыйлар күңеленә ачкыч таба белүче

Балаларны бик яратам, бөтен эшләвем дә шул балалар өчен

Минем әбием Шиһапова Зәлфирә Шәрифулла кызы 1953 елнын 4 июлендә 
гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.
 Ул башта Дусым башлангыч мәктәбендә, Күәм сигезьеллык мәктәбендә һәм Күңгәр урта мәктәбендә белем алган. Шуннан соң, ул Күәм мәктәбенә пионервожатый, педагог-оештыручы, музыка укытучысы, сыйныф житәкчесе булып эшләгән. 

 Әбием медик булу теләге белән башкалага юл алса да әти-әнисенә, туган якларына ярату хисләре аны кире Дусым авылына кайтарган. Кем белә, бәлки ул нәкъ менә туган жирендә яшәгәнгә, яраткан гаиләсендә ике ул үстереп, туганнарын, дусларын сөендереп 
гомер иткәнгә бәхетледер. Районда аны белмәүчеләр, матур җырлаганын ишетмәүчеләр сирәктер, чөнки авыл, район сәхнәләре куйган концертлар минем әбиемнән башка узмаган. Кайчандыр «кызыл галстуклы пионер хәрәкәтенең гөрләп торган чорлары бар иде» дип искә ала ул яшь чакларын. Нинди кызыклы кичәләр, очрашулар үткәрмәгәннәр, файдалы 
эшләр башкарганнар ул чакта: тимурчылык хәрәкәте, металлолом, кәгазь, чүпрәк җыю дисенме, төрле концертлар кую дисеңме? Эш дәверендә кызыклы вакыйгалар да, гыйбрәтле 
хәлләр дә күп булгандыр.

Тулырае газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев