Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сабыйлар әниләренең исән түгеллеген һаман белми..."

26 яшьлек хатынны җирләгәндә күпләр күз яшен тыя алмады...

Шушы көннәрдә Гафури районының Ташлы авылында 26 яшьлек Рушананы җирләделәр.

Яшь, чибәр хатын, ике сабый әнисе сәер һәм буталчык хәл-шартларда үлгән. Аның туганнары хатынның үлемендә элекке ирен гаепли. Ир еш кына Рушанага кул күтәргән, тик хатын ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә курыккан, түзгән. Кызганычка каршы, чираттагы ызгыш фаҗига белән тәмамланган.

- Хастаханәгә ул тиз генә мөрәҗәгать итмәде, шуңа күрә соң иде инде, - дип сөйли мәрхүмәнең туганы. - Рушанага ир балта белән кизәнгән, маңгаена балта очы эләккән хәтта. Апасына пычак белән ташланган. Кызлар шунда ук полициягә белдерергә курыктылар, хастаханәгә биш көннән соң гына мөрәҗәгать иттеләр. Апасы исән калды һәм савыгып килә, ә Рушана вафат булды. Шул ук вакытта элекке иренең аның үлеменә катнашы барлыгын исбатлау хәзер мөмкин түгел. Рушана гариза язмаган. Ә ирнең әти-әнисе, туганнары, кызларга башка кемдер һөҗүм иткән, дип раслый. Янәсе, аларны башка урында кыйнаганнар.

Рушананы кичә туган авылында җирләгәннәр. Бу вакытта күпләр күз яшьләрен тыя алмаган - барысы да яшь хатынны бик яхшы, ярдәмчел һәм шат күңелле кеше итеп истә калдырган. Рушана үз балаларын бик яраткан һәм аларны төрлечә иркәләгән. Сабыйлар әлегә кадәр әниләренең исән түгеллеген белми.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Sabiylar-nil-rene-is-n-t-gellegen-aman-belmi-527896/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев